На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Беляев
    ????Рөстәм Миңнеханов...
  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнаша

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсендә эш сәфәрендә, анда ул Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы узды, анда Россиягә кушылган төбәкләрнең илнең хокукый, икътисади һәм социаль системасына интеграция мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырышны Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үткәрде.

Утырышны ачып, Андрей Яцкин билгеләп үткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин куйган максатка ирешү өчен кушылган төбәкләрне социаль-икътисади яктан үстерү дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

«Гамәлгә ашырыла торган программаның масштабын бәяләү өчен 2022 елдан бирле 5,8 мең күп фатирлы йорт, 3,5 мең километр юл торгызылуын, 1,5 мең мәгариф учреждениесе ремонтлануын билгеләп үтү дә җитә», — диде ул, яңа төбәкләрнең илнең пространство үсеше планнарына кертелүен искәртеп.

Андрей Яцкин шулай ук Донбасс торак пунктларын торгызуда актив катнашкан төбәкләргә аерым рәхмәт белдерде.

«Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко кушуы буенча интеграция мәсьәләләре буенча совет төзелде. Бу чорда Россия Хөкүмәте, коллега-сенаторлар һәм депутатлар ярдәмендә ике дистәдән артык закон чыгару инициативасы федераль законнарга әверелде», - дип билгеләп үтте Андрей Яцкин.

Ссылка на первоисточник
наверх