На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Россия территориясендә 16 БПЛА бәреп төшергән

Россия Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Мәскәү вакыты буенча 19:00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Кара диңгез өстендә – сигез, Кырым өстендә сигез пилотсыз очкыч бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«23 июльдә Мәскәү вакыты буенча 19:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Украинаның самолет тибындагы 16 пилотсыз очкычын юк итте: сигезе – Кара диңгез акваториясе өстендә, сигезе – Кырым Республикасы территориясендә.

Элегрәк, Мәскәү вакыты буенча 14:30 сәгать тирәсендә, Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород өлкәсе территориясендә Украинаның самолет тибындагы пилотсыз очкычын бәреп төшерде», - диелә ведомство хәбәрендә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх