На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • vladstamp
    Что за бред сивой кобылы????Себер Сабан туенд...
  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Җырчы Руслан Закиров: Хәзерге җырлар да яхшы, әмма миңа элеккеләре якынрак

Җырчы, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Руслан Закиров рольләре, эстрада, сәхнә турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Мин Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә күп кенә спектакльләрнең төп рольләрендә уйнаган идем. «Түләк» операсында Түләкнең антагонисты Сартлан ролен, «Моя прекрасная леди» опереттасында төп рольне башкардым.

Хәзер Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Йосыф — Зөләйха» спектакле бара.

Репертуарымда иң яраткан җыр — Рөстәм Яхинның «Бер генә сүз» әсәре. Күбесенчә классик җырларны җырлыйм, мин эстрада кешесе түгел. Вакыт үтү белән танылган җырлар йөрәк түремдә ята. Хәзерге җырлар да яхшы, әмма минем йөрәккә тегеләре якынрак.

Хәзер сәхнәдә регалияләргә генә корылган абсолют хөрмәт юк кебек. Сирәкләр генә белгән яшь артистлар кайбер әйберләрне югары дәрәҗәдә эшлиләр. Аларның тәвәккәллеге булмаса, регалияләр доминациясе булса, болар барып чыкмас иде. Дөнья мәдәниятенә карасак та шулай. Кайберәүләр махсус белеме булмаган килеш тә эшлиләр, соңыннан гына белем алганнары да күп. Кемгәдер сүз белән генә әйтеп була, тиз арада отып ала. Ә кайберәүләргә авыр ул, җырлап бирү кирәк. Кемнеңдер тавышы шундый матур, үзе шундый ялкау да. Ә кемдер эше белән алып бара», – ди ул.

Руслан Закиров белән «Интертат» сайты өчен Ралинә Хәбирова сөйләште.

  • Руслан Закиров: «Артист – хис кабул итүче һәм таратучы, ә өйдә мин башкарак»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх