Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиягә эш сәфәре барышында Истанбулда узучы «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов «Технофест»та катнашучы компанияләрнең стендларын карады.
Фестивальне Төркиянең Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы оештыра. Бу инде 12нче фестиваль. Чараның төп максаты - технологияләр конкурслары, авиашоулар, концертлар, төрле темаларга әңгәмәләр уздыру юлы белән җәмгыятьнең технологияләргә карата кызыксынуын арттыру.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии