Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаилә турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Никахка баргач: «Ник бу кызны аласың яки ник бу егеткә чыгасың?» – дип сорыйсың. «Мин аны яратам, мин аның белән бәхетле булам», – дип җавап бирәләр. Дөрес җавапмы? Гаилә корганда үк ният дөрес түгел.
Без яратып өйләнешәбезме, әллә эгоизмыбызны кайгыртыпмы? Без эгоизмыбызны кайгыртып өйләнәбез, «моны алам да яки кияүгә чыгам да, миңа аның белән лафа, рәхәт була» дип. Туй үткәч, сериал бетә, тормыш башлана: бишектә бәби елап ята, тегендә – пычрак чүпрәк, монда – юылмаган савыт-саба. Бәхет күренмәгәч, гаилә таркалырга тотына.Дөрес җавап мондый булырга тиеш: «Мин аны яратам, мин аны бәхетле итәм». Ярату ул – яраткан кешеңне кайгырту, син үзеңне, үзеңнән алып, башкаларга бирәсең, ә үзеңне генә кайгырту – эгоизм. Син күршең, туганың, хатының, балаларың өчен тырышасың икән, бу – ярату.
Әгәр ир – хатынга, хатын иргә уңайлы булсын дип тырыша икән, ул йорттан беркайчан да бәхет кошы чыгып китми. Әгәр дә син кемнедер яратасың икән, син ул кешегә уңайлык тудырудан рәхәтлек табарга тиеш. Шуңа күрә яратуның иң беренче билгесе – яраткан кешеңне кайгырту», – ди ул.
Җәлил хәзрәт Фазлыев белән «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова сөйләште.
- Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Идеальный» ирләр юк, сабыр хатыннар гына бар»
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk. com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии