Казанның Вознесение трактында төнлә булган авариядән соң Kia автомобиле йөртүчесе хастаханәдә вафат булган. Бу хакта Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итте.
Алдарак «Татар-информ», Kia машинасының 44 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз ян як интервалын сайламыйча Mazda 6 автомобиленә бәрелгәнен язган иде.
Бәрелүдән Kia машинасы юл баганасына килеп кергән, аннары җиңел машина тавыштан саклаучы юл киртәсенең өч секциясен җимергән һәм ауган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии