Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы» һәм «Татар егете» конкурсларында катнашучылар «Ватан Геройлары» күргәзмәсендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгресссы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ватанны саклаучылар елында Көньяк Урал дәүләт тарихи музее Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур күргәзмә ачты.
Экспозиция Россиянең ике гасырдан артык тарихын колачлый һәм төрле чорларда Ватанны саклаган Көньяк Урал сугышчылары турында сөйли. Конкурсантлар якташларыбызның күпсанлы сугышлардагы батырлыклары турында белде. Бөек Ватан сугышына, интернациональ хәрби конфликтларга һәм 1990-2000 еллар башындагы вакыйгаларга аерым игътибар бирелә.
Күргәзмәдә корал һәм кием-салымнан алып геройларның шәхси әйберләренә кадәр, шулай ук фронт хатлары һәм фотосурәтләре дә бар. Катнашучылар аеруча Чиләбе хәрби корреспонденты Николь Чижның фронт фотосурәтләре альбомнары һәм Сергей Прокудин-Горскийның сирәк фотосурәтләрен кызыксынып карады. Махсус хәрби оперциядә катнашучыларның амунициясе һәм кораллары кебек заманча экспонатлар безнең Ватанны саклауның мөһимлеген тагын бер тапкыр искәртте.
Күргәзмә кысаларында татар егете һәм татар кызы махсус хәрби операция зонасындагыларга хат язды.
«Ватан геройлары» күргәзмәсе Көньяк Урал дәүләт тарихи музееның зур күргәзмәләр залында 2025 елның 22 июненә кадәр эшли.
Свежие комментарии