На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Дональд Трамп үз криптовалютасын чыгаруы турында белдерде

Кушма Штатларның 47нче Президенты Дональд Трамп (инаугурациясе 2025 елның 20 гыйнварында узачак) үз криптовалютасын чыгаруы турында белдерде. Трамп исемендәге мемкоин $TRUMP дип атала. Америка сәясәтчесе социаль челтәрләрендә шулай дип язган.

«Трамп исемендәге яңа рәсми мемкоин чыкты. Трамп турындагы минем махсус берләшмәгә кушылыгыз.

Хәзер үк үзегезнең $TRUMP ны алыгыз», - диелә Трампның постында (ТАСС хәбәре буенча).

Шулай ук текст астында сылтама бар: аның буенча күчеп, кулланучылар «Трамп криптасы»н сатып алып була торган сайтка эләгә. Әлеге порталда Трампның кулын күтәреп төшкән сурәте бар. Мемкоинның эмблемасы – АКШның сайланган Президентының кулын күтәреп торган ишарәсе, дип яза «Татар-информ».

Ссылка на первоисточник
наверх