Казанда БРИКС саммиты иң югары дәрәҗәдә оештырылды. Әлеге чара нәтиҗәсендә Татарстан тагын бер кат иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуын исбатлады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, аның сүзләрен үз матбугат хезмәте китерә.
Ул ассызыклаганча, Россия бу саммитта Көнбатыш илләренә безнең дәүләтнең изоляцияләнмәвен генә түгел, ә зур дипломатик җиңү яулавын да күрсәтте.
«Казанда мондый әһәмиятле чараны уздыру ил җитәкчелеге тарафыннан гаять зур ышаныч турында сөйли», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, җирле хакимиятләрнең бу бурычны лаеклы үтәвен билгеләп. Аның сүзләренчә, РФ Президенты Владимир Путин һәм башка дәүләтләр башлыклары бу эшкә югары бәя биргәннәр.
Йомгаклау сүзендә ТР Рәисе казанлыларга, шулай ук саммитны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Свежие комментарии