Россия Президенты Владимир Путин кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Алар шул исәптән төбәкнең социаль-икътисади күрсәткечләре турында да фикер алышты. ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Марат Бохараев Татарстан лидерының Кремльгә визиты йомгакларын шәрехләде, дип яза «Татар-информ».
«Очрашу традицион форматта узды. Рөстәм Нургалиевич республиканың төп икътисади күрсәткечләре һәм махсус хәрби операциягә ярдәм турында доклад тәкъдим итте. Доклад күрсәткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан тотрыклы үсеш күрсәтә, барлык тармакларда - икътисад, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында зур булмаган, ләкин үсеш күзәтелә», - диде Бохараев.
Республика Россия төбәкләре арасында күп өлкәләрдә алдынгы урыннарда тора. «Сез ил Президентының бәяләмәсен ишеттегез - ул Татарстан җитәкчелеге һәм бөтен икътисади сектор эшчәнлеген уңай бәяли. Республика башлыгы мондый күрсәткечләр турында сөйләгәндә горурлык тоя - димәк, бөтен система эшли һәм бездә җитди өзеклекләр булмады, гәрчә кыенлыклар булса да», - дип белдерде ул.
«Татар-информ» әңгәмәдәше шулай ук федераль үзәкнең, бигрәк тә вертолет һәм авиация заводларын модернизацияләүне дә кертеп, авиация белән бәйле зур проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. «Республика һәм федераль үзәк тыгыз хезмәттәшлек итә, илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, күрсәткечләргә ирешелә», – дип йомгаклады Бохараев.
Эксперт фикеренчә, очрашу барышында Владимир Путинның югары бәяләве республика җитәкчелегенә ышаныч белдерүен күрсәтә.
«Безнең хакимият алып барган курс нигездә ил һәм хөкүмәт җитәкчесенең, беренче чиратта татарстанлыларның өметләрен аклый. Республикада без үзебез белдергән проектларны гамәлгә ашырабыз. Әйтелгән, ләкин үтәлмәгән ниндидер шлозунглар юк. Конкрет нәтиҗәләр – саннарда, данәләрдә, берәмлекләрдә, акчада – барысы да исәпләнгән, һәм уңай нәтиҗә күз алдында», – диде Бохараев.
Свежие комментарии