Түбән Камада яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең берсе — 49 нчы микрорайонда ял итү һәм очрашу урыны булмау. Бу сорауга җавап Түбән Кама мэриясенең «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә туры эфир вакытында яңгырады. Анда Түбән Кама муниципаль районының баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов шәһәр территорияләрен үстерү планнарын тәкъдим итте.
Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.«Без 49 нчы микрорайонда яшәүчеләрнең гаилә һәм балалар белән вакыт үткәрергә мөмкин булган җәмәгать киңлегенә ихтыяҗлары барлыгын күрәбез. Киләсе елда уен һәм спорт зоналары белән зур булмаган сквер проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Территорияне Тынычлык проспекты, 92 йорт каршында төзекләндерәчәкләр», - диде Эмиль Сираҗетдинов.
47 нче микрорайонда шулай ук «TATNEFT ARENA» спорт комплексы янында күп функцияле җәмәгать киңлеге булдыру карала. Хәзер әлеге участокта музей-мәгариф киңлеген ясау идеясе турында фикер алышалар. «Татнефть» компаниясе белән берлектә заманча күп функцияле парк проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии