На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Лениногорск мөхтәсибәтендә кызлар һәм мөслимәләр арасында бәйге үтте

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә кызлар һәм мөслимәләр арасында Коръән уку буенча бәйге үтте. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Кыз балалар «Әл-Фатиха» сүрәсен яттан сөйләсәләр, ә ханым-апалар «Ясин» сүрәсен барлык тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес итеп укырга тиеш иде.

Кызларның һәм апаларның укуларын компетентлы жюри бәяләде: Вера ханым, Раухия ханым, Аишә ханым гаделлек белән бәяләр куеп барды.

Раухия ханым «Ясин» сүрәсе хакында тулы итеп аңлатма биреп китте. Әлеге бәйгене «Мөслимә» оешмасы белән Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. «Мөслимә» оешмасының җитәкчесе Ләйлә ханым әйтүенчә, Рамазан ае – Коръән ае. «Узган ел шундый конкурсыбыз уңышлы гына узган иде. Быел да кызлар һәм апаларыбыз югары әзерлек белән катнашырга килгәннәр», – ди Ләйлә ханым.

Кызлар арасында Мәрьям Галиева беренчелекне алды. Икенчедә – Әнисә Азизова, өченче урында – Ләйлә Шиһабетдинова.

Ханымнар-апалар арасында беренче урынга Зәлия Садриева лаек булды. Икенче урында – Рәмзия Ситдикова. Өченче урында – Венера Гимаева. «Тыңлаучылар күңеленә ошады», дип Фатыйма Вагизованы билгеләп үттеләр.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга ислам атрибутикасы һәм китаплар алу өчен сертификат тапшырылды, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх