На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда «Дуслык кубогы» IV Бөтенроссия турниры башланды

Бүген, 30 майда, Казанда Спорт сараенда шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы – Дуслык» IV Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирның төп идеясе – тынычлыкка һәм татулыкка ирешү өчен төрле конфессия вәкилләрен берләштерү. «Кубок Дружбы – Дуслык» турниры күпмилләтле республикабыз тормышында – зур вакыйга, диннәр арасында дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер шайбалы хоккей ярышы булып тора.

Бүген Спорт сараенда турнирның рәсми матчлары башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Турнирда Казан, Санкт-Петербург, Удмуртия, Мордовия һәм Башкортостаннан 10 команда катнаша. Күпчелек командалар Казан шәһәре һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясый. Алар арасында православие храмнары настоятельләре һәм мәчетләрнең имам-хатыйбларыннан, Казан шәһәре Башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган «Миллениум» командасы; Казан шәһәренең «Казан нуры» мәчете каршындагы мәхәллә кешеләреннән һәм дин тотучылардан оештырылган һәвәскәрләр командасы; «Добрыня» православ хоккей командасы; Татарстан юристлары, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, шулай ук республика Хоккей федерациясе командалары бар. Турнир уеннарыннан тыш, хоккейны танытуга юнәлдерелгән махсус матчлар да көтелә.

Быел турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән яңа командалар да катнаша. Россия субъектларыннан барлыгы 200 дән артык спортчы җыелыр дип көтелә.

1 июньдә 10:00 сәгатьтә Спорт сараенда турнирның финал матчлары башлана. Аннан соң турнирның иң яхшы уенчыларын, призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.

«Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия турниры халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итә.

Ссылка на первоисточник
наверх