Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съездында Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар Союзы белән берләшү турында карар кабул ителде.
«Берәү: «Аптыраганнан суям, кәҗәкәем», – дигән, ди бит. Әлбәттә, дөньядагы, илдәге вазгыять үзгәрәк булса, бу мәсьәлә көн кадагына чыкмас та иде. Ләкин бүгенге шартларда (ә шартлар бик кискен, катгый) Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге белән берләшүе, минемчә, иң дөрес юл», – диде шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.
«Башка альтернатив карар кабул ителгән очракта Татарстан Язучылар берлегенең вәкаләтләре, милке һ.б. Россия Язучылар берлегенең Татьяна ханым Сушенцова җитәкләгән Татарстан төбәк оешмасына күчәр иде... Бик ялварсак, безгә, бәлки, берәр театрның почмагында сыңар өстәл белән ике урындык сыярлык бүлмә бирерләр иде.
Съезд үз карарын чыгарды. Мәсьәлә хәл ителде. Ни булып бетәр – яшәп карыйк», – диде шагыйрь.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии