На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Менделеевскида Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр

Менделеевскида Марина Глебова җитәкчелегендәге «Без бергә» инициатив төркеме Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Менделеевскида яшәүче битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән беренче чиратта кирәкле әйберләр җыелды. Гуманитар йөк партиясенә кием-салым, оекбашлар, эчке киемнәр, урын-җир әйберләре, җылы фуфайкалар, дронга каршы юрганнар, маскировка челтәрләре, көнкүреш химиясе һәм дарулар кергән.

Курскида яшәүчеләр шулай ук озак саклана торган азык-төлек: реторт-пакетлар, коры ашлар, үлән чәйләре дә алачак.

«Ярдәм тукталмый һәм һәркем үз өлешен кертә ала!», - дип искәрттеләр хакимияттә.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

«Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә актив эшли: 4389 тонна йөк җибәрелде», – диде ул.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх