На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Миләүшә Хәбетдинова: «Такташ FEST»та иң кыйммәтлесе шунда: сәхнәне яшьләр тотты

Камал театрының яңа бинасында «Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова аны оештыруга карата үз фикерләрен белдерде.

«Финал кичәсен әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерәсем килә.

Сез Такташ рухын сәхнәләштерә алдыгыз, стереотиплардан читләшеп, аның иҗатын заманча итеп тәкъдим иттегез. Сценарий программасына цензура аркасында үз вакытында басылмыйча калган хатирәләр кертелде, бу – Һ.Такташны шәхес һәм иҗат кешесе буларак аңларга мөмкинлек бирде.

Һади Такташ иҗат иткән әсәрләр, яңа буын язучылар, композиторлар, җырчылар, артистлар һәм гади укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Иң кыйммәтлесе шунда: сәхнәне яшьләр тотты.

Поэтик һәм музыкаль әсәрләр Такташ традицияләре дәвамлылыгын күрсәтте. Кичәнең концепциясен төзүчеләр аның иҗатын гадиләштерергә, биографиянең этапларын йомшартырга тырышмаган... Тамашачыларны язучының әсәрләре генә түгел, ә аның иҗат программасы белән дә таныштырдылар. Сәхнәдә шагыйрь образын күрсәтә алдылар, ул иҗади прорыв ясаган, эчтәлек һәм форма ягыннан да. Программа моноопералар, опералар, трагедияләр һәм башкалардан өзекләрне үз эченә алган иде», – ди ул.

«Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.

  • «Такташ фест» фестиваленең йомгаклау кичәсе – ел дәвамындагы чараларның мәгънәле нәтиҗәсе

 

Ссылка на первоисточник
наверх