<p>Ростов Тикшерү изоляторында тоткын итеп (заложник) алынган ике хезмәткәрне спецназ штурмы нәтиҗәсендә коткарганнар. Аларны әсирлеккә алучы тоткыннар юк ителгән. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.</p> <p>«Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Ростов өлкәсе буенча Баш идарәсе Тикшерү изоляторында заложникларны азат итү өчен махсус операция барышында җинаятьчеләр юк ителде, әсирлектә булган хезмәткәрләр иректә һәм зыян күрмәгән», - диелә ведомствоның Телеграм-каналында.
</p> <p>Бүген иртән Ростов өлкәсендә Тикшерү изоляторында камерада булган гаепләнүчеләр җинаять өчен җәза үтәтү системасының ике хезмәткәрен тоткына итеп ала. Бу турыда «Татар-информ» яза.</p> <p>ТАСС мәгълүматлары буенча, токын итеп алынучылар оператив хезмәткәр һәм инспектор-күзәтүче була. Аларга һөҗүм итүчеләр пәке, резина күсәк һәм янгын вакытында кулланыла торган балта белән коралланган. Агентлык мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр арасында террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр турында эш фигурантлары бар.</p>Ростовта Тикшерү изоляторында хезмәткәрләргә һөҗүм итүчеләр юк ителгән
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии