На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан боксчысы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә бронза медаль алды

Краснодарда 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Җиңү өчен 25 авырлык категориясендә 450 дән артык спортчы көрәште. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан боксчысы Айдар Фәсахов (Түбән Кама) Россия җыелма командасы составына кереп, 3 нче урынны алды.

«2018 елдан башлап Татарстан боксчылары Россия беренчелегендә, Россия чемпионатында финалист, призер, җиңүче була.

Бу безнең спортчыларның тотрыклы, планлы әзерләнүе һәм Татарстанның Россия боксында лидерлар рәтенә керә башлавы турында сөйли. Хәзерге вакытта Татарстанның 11 спортчысы Россия җыелма командасының төп һәм резерв составына керә. Татарстан боксы тарихында мондый нәтиҗәнең булганы юк», - дип уртаклашты «Татар-информ» журналисты белән Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары, Татарстан Бокс федерациясе рәисе Сергей Игнатьев.

Спорт ярышларын уздыру «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль проекты максатларына туры килә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх