На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Яңарыш» җитәкчесе: Газета традицияләрен сакларга, яңа агымнар белән баетырга тырышабыз

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Яңарыш»ның өлкә тарихында үз урыны бар» дигән язмасы чыкты.

Өлкәбез татарлары гына түгел, чит регионнарда яшәүче татарлар да яратып өлгергән «Яңарыш» татар газетасы киләсе елга матур юбилеен каршылый.

Газета тарихы төбәк тарихы белән бергә барды. Юкка гынамыни, «Яңарыш» – олпат елъязма» дип язып чыкты актив хәбәрчебез Люция Хәбибуллина.

Һәр биттә өлкәбез хәбәрләре, үткән вакыйгалар, шәхесләр тормышы...

1990 елның 15 сентябрендә беренче саны дөнья күргән татар басмасы бүген өлкә тарихында саллы урын алып тора.

«Яңарыш»тагы язмалар дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга, үзенчәлекне һәм тарихны, татар телен, мәдәниятебезне саклауга юнәлдерелгән. Аның беренче мөхәррире Азат абый Сәгыйтов бу юлда иң авыр чорны уңышлы әйдәп барды. Аның җитәкчелегендә газета популярлык казанды һәм бүгенге көндә дә укучылар арасында абруе зур.

Редакциядә эшләүчеләр үз вазифаларын фидакарьләрчә башкаралар. Алар - Азат Сәгыйтов мәктәбен үткән югары бүләкләргә лаек булган билгеле журналистлар.

Соңгы 19 ел дәвамында «Яңарыш»ны Алсу Сәгыйтова уңышлы җитәкли. «Без газетабызның традицияләрен сакларга һәм аларны яңа агымнар белән баетырга тырышабыз. Бүген «Яңарыш» - Төмән өлкәсендә һәм УРФОда язылу буенча гына таратыла торган бердәнбер газета. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге активистлары, өлкәбездә яшәүче татар тормышы белән кызыксынган һәркем өчен өстәл матбугаты», - дип билгеләп үтте ул.

33 ел буе Төмән өлкәсендәге татар халкының күп өлеше газетабызны укып туган телен өйрәнде, аның матур яңгырашын тойды, күп данлыклы кешеләре белән танышты, беренче әсәрләре газетада бастырылган якташларыбыз танылып, илһамланып, җылы сүзләр ишетеп үз укучыларын таптылар, китапларын чыгару бәхетенә ирештеләр.

«Яңарыш»ның һөнәри бүләкләр һәм казанышлары күп. Бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында һәм фестивальләрендә газета, аның хезмәткәрләре катнашып, җиңеп киләләр. Редакциядә Төмән өлкәсе губернаторының, Төмән өлкә Думасының, Россия журналистлар берлегенең һ. б. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар. Алар ике бүлмәнең стенасында урын алганнар. Россия күләмендә Татарстан Республикасыннан читтәге төбәкләрдә татар телендә чыгып килгән газеталар арасында «Яңарыш» алдынгы рәтләрдә, хөрмәтле урында. Бу турыда сөйләгән бүләкләребез дә шактый.

Алга таба да без укучыларыбыз яраткан газета булып калырбыз, алар турында язарбыз, язганнарын башкаларга тәкъдим итәрбез. Өлкәбезнең данлы юбилее – һәркем өчен зур тарихи кичерешләр, казанышлар белән горурлану ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх