На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Әниләр көне белән котлады

Чаллы мэры Наил Мәһдиев социаль челтәренә яраткан әнисе белән төшкән фотосын куеп, әниләргә ихлас теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

«Дөньяда бар нәрсә әнидән башлана. Әни - кеше тормышында беренче әйтелә торган сүз. Ул барлык телләрдә дә бертөсле җылылык һәм ихласлык белән әйтелә.

Әниләр янында гына без ничә яшьтә булуыбызга карамастан үзебезне бала итеп хис итәбез.

Әни булу - катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Сезнең җилкәләргә лаеклы кеше җәмгыятьнең гражданин тәрбияләү җаваплылыгы салына.

Ана бурычларын күпләр шәһәр, республика, илебезнең сәяси тормышында актив катнашу белән бергә уңышлы итеп алып бара.

Ана мәхәббәте безне гомеребез буена озатып бара.

Без үз әниләребезгә кайгыртучанлыклары, игелекләре, мәхәббәт һәм тугрылыклары өчен бүген генә түгел, һәр көнне рәхмәтле булырга тиешбез», - ди ул.

Наил Мәһдиев ятим һәм үзенчәлекле балалар тәрбиялүче, аларны үз балалары кебек яраткан әниләргә аерым рәхмәт белдерде.

«Сез балаларга гаилә җылысы биреп, аларны бәхетле итәсез. Без Чаллыда әниләрне яклау һәм бәхетле балачак өчен бар эшләрне дәвам итәрбез. Безнең шәһәр әниләребез салган традицияләр буенча эшли һәм яши.

Хөрмәтле әниләр! Рәхмәт Сезгә! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр. Өйләрегездә һәрвакыт бәхет, мәхәббәт һәм гармония хакимлек итсен!» – дип язган ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх