На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Балтач Үзәк китапханәсендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды

Балтач Үзәк китапханәсендә берсеннән-берсе матур чаралар, танылган шәхесләр, күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар әледән әле узып тора. Шундый кичәләрнең берсе шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашында узды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

«Яшәүнең үзеннән көч алдым» дип аталган чарада районның китап сөючеләре, авыл китапханәчеләре, Балтач җирлегендә яшәп иҗат итүчеләр, җитәкчеләр катнашты.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Петров Шәмсия ханымның иҗатына соклануын, тирән хөрмәтен белдерде.

«Без һәрвакыт Сезне үзебезнең кунакчыл Балтач җирлегендә күрерүебезгә шатбыз, киләчәктә дә матур очрашуларда күрешергә насыйп булсын», – диде ул үз чыгышында.

Әлеге чара Шәмсия Җиһангированың иҗатына багышланып, әңгәмә рәвешендә үтте. Шәмсия ханым үзенең шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. Авторның иҗатына һәм тормышына кагылышлы сорауларга җавап алу тамаша залын тутырып очрашуга килгән райондашларның күңеленә хуш килде. Шәмсия ханымның үзенчәлекле фикер сөреше, үз фикерен халыкка җиткерә белүе, үҗәт, тәвәккәл булуы, барлык сорауларга да тулы, эчкерсез җавап бирүе һәркемдә соклану хисен тудырды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх