На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауларның логотипларын тәкъдим итте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның логотипларын тәкъдим итте. Аларны Татарстан телеканалларының реклама щитларында, мәгълүмат стендларында, Интернет челтәрендә һәм Татарстан телеканалларының телевизион эфирында күрергә мөмкин булачак.

«Бик мөһим сайлау кампаниясенә – 7 чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга нибары 3 ай калып килә.

Киләчәк сайлауларның символы – федераль һәм республика логотиплары. Игътибар итсәгез, республика логотибы Татарстан Республикасы дәүләт флагы төсләрендә эшләнгән, мәгълүмат ике дәүләт телендә — рус һәм татар телләрендә күрсәтелгән», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Республика Үзәк сайлау комиссиясенең 50 утырышы кысаларында территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләренә тавыш бирүчеләргә сентябрь парламент сайлаулары турында мәгълүмат җиткерү өчен расланган логотипларны кулланырга тәкъдим ителде.

Фото һәм видео: © ТР Үзәк сайлау комиссиясе

Ссылка на первоисточник
наверх