Бакча кишәрлегендә су күп булса, аны агып китә торган итәргә кирәк. Әгәр теплица ябык булса, кар яисә торф салыгыз. Мондый киңәшләрне «Мәскәү бакчачылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Туманов бирде. Бу хакта «Радио 1» хәбәр итә.
Шулай ук, аның сүзләренчә, участокта элементар санитария тәртибе урнаштырырга кирәк: агачларны карарга, төрле авырулар саклана торган корыган, мумификацияләнгән җимешләрдән котылырга.
Бу үсемлекләрнең барысын да мөмкин кадәр тирәнрәк күмәргә кирәк, дип белдерде Туманов.Чәчүгә килгәндә, кишер, чөгендер, салат, петрушка, редиска утырта башлагыз. Алар кыраудан курыкмый, диде белгеч.
Туманов аларны туп-туры грунтка утыртырга, үсентеләр тишелеп чыксын өчен азотлы ашламалар өстәргә мөмкин, дип өстәде.
Свежие комментарии