На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Лениногорск районы Зеленая Роща авылы мәчетендә өмә булган

Лениногорск районы Зеленая Роща авылы мәчетендә соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр булды һәм алар әле дә дәвам итә. Биредә авыл халкы өмәгә җыелган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Зеленая Роща тарихында авылда мәчет 1993 елда төзелгән дип язылган. Ак таштан матур итеп салынган мәчет эшләп килә.

Бәлки, тиз арада Аллаһ йортына мулла да билгеләнер. Мәчеткә тавышны көчәйтү өчен яңа микрофон кайтартылган.

«Хәзер җомга көннәрендә генә түгел, көн саен азан тавышы бөтен авылга ишетелерлек итеп яңгырый», - ди китапханәче Әлфия Хафизова.

Мәчет тәрәзәләрендә матур, яңа пәрдәләр эленгән. Игелекле хәйриячеләр ярдәмендә булдырылган. Шушы көннәрдә исә Башкортстан якларыннан җиде агач өстәл һәм 14 агач эскәмия кайтартылган. Мәчеттә Корбан ашлары үтеп тора, шунлыктан аларга бу җиһазлар кирәк иде. Моңарчы иске парталар, иске өстәлләр куллансалар, хәзер өр-яңалар.

Өстәлләрне һәм эскәмияләрне лак белән буяу өчен авыл уңганнары өмәгә җыелган. Монда мәчеткә йөрүче апалар да, мәдәният йорты-китапханә хезмәткәрләре дә, авыл эшләренә битарафлык күрсәтмәүчеләр дә катнашкан. Буяу эшләрен мәчетнең тышкы ягында, урамда башкарганнар.

Фото: © https://zamansulyshy.ru/

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх