На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Россиядә бер төн эчендә Украинаның 11 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның 11 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тула өлкәсендә – өч, Белгород һәм Курск өлкәләренә – икешәр, Брянск, Калуга, Орел өлкәләрендә һәм Кырымда берәр пилотсыз очу аппараты юк ителгән.

«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Татарстанда очышларга вакытлыча чикләүләр кертелүе турында хәбәр иткән иде.

Мәскәү вакыты белән 07.30 сәгатьтән - Казан аэропорты, 08.00 сәгатьтән Түбән Кама аэропорты эшенә чикләүләр кертелде.

Ссылка на первоисточник
наверх