На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Халык иҗаты йорты фойесы дистәләгән милли берләшмәләр өчен уртак йортка әйләнде. Теләсә кайсы милләтнең күркәм традициясе буенча, бәйрәм кунакларын сый өстәлләре каршы алды, дип яза «Туган як» газетасы.

Милли берләшмәләр вәкилләре — татарлар, башкортлар, үзбәкләр, таҗиклар, әрмәннәр, чувашлар, удмуртлар, дагыстанлылар үзләренең милли сыйларын әзерләгәннәр — артык зур булмаган мәйданда чын гастрономик сәяхәт ясарга мөмкинлек булды.

Биредә шулай ук татар халкының милли ризыкларына багышланган өстәл дә бар иде. Анда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге «Ак калфак» җәмгыяте ханымнары милли ризыкларыбызны тәкъдим иттеләр.

Гамәли сәнгать, чигү, рәсем сәнгате буенча осталык дәресләре дә оештырылды. Теләгән һәркемне милли һөнәрләргә өйрәттеләр.

Халыклар бердәмлеге көне һәм Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының 10 еллыгына багышланган бәйрәм концерт залында дәвам итте, сәхнәдән шәһәр халкын муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин котлады. «Бердәмлек һәм иҗат һәрвакыт дәвам итсен. Бу күркәм традицияләрне, тарихны буыннан-буынга тапшыру мөһим. Мин әлеге эшләрдә башлап йөрүче барлык җитәкчеләребезгә, милли берләшмәләргә рәхмәт белдерәм», — диде ул.

Бәйрәм уңаеннан оештырылган чарага Казаннан зур делегация килде. Алар арасында Татарстан икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева да бар иде. Ул хезмәттәшләре белән бергә Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләренә, милли берләшмәләр вәкилләренә, халык ансамбльләре җитәкчеләренә һәм артистларына Рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх