На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • vladstamp
    Что за бред сивой кобылы????Себер Сабан туенд...
  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Татарстан мәчетләрендә Россия көне уңаеннан җомга вәгазьләрен Ватан темасына багышладылар

Россия көне изге җомга көне белән туры килде. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга вәгазьләрен Ватан темасына багышладылар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, имам-хатыйб Равил хәзрәт Зөфәров үзенең вәгазендә Ватанның мөселманнар тормышындагы әһәмияте, ислам җәмәгатьчелегенең илебезнең социаль-икътисади үсешендәге һәм дәүләтчелеген ныгытудагы роле, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең күпмилләтле җәмгыятьтә күршелек мөнәсәбәтләрен сакларга өндәгән нәсыйхәтләре турында сөйләде.

Ул шулай ук хәзерге вакытта илебез өммәтенең дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылган төп казанышларын санап үтте, шул исәптән, Болгар ислам академиясен төзү, борынгы Болгарны торгызу һәм башкалар. Моннан тыш, ул бүгенге көндә Россиядә дини белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылганын, хәләл индустриясе базары, Ислам инфраструктурасы үсүен искәртеп үтте...

Равил хәзрәт исламның илебез территориясендә 1100 елдан артык тотылуын һәм Россиянең күпмилләтле халкы мәдәни кодының бер өлеше булып торуын ассызыклап үтте. «Әл-Хүҗүрат» сүрәсенең «И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз» дигән 13 нче аятен искә төшерде. Хәзрәт, аңа таянып, мөселманнар күрше булып яшәүче һәм бергәләп махсус операция зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклаучы халыклар белән дус булырга һәм тынычлык сакларга өндәде. Имам-хатыйб Россиядә исламның күкләр тыныч булганда һәм күршеләр белән дус яшәгәндә генә чәчәк ата алуын, шуңа күрә Ватанны саклау мөселманнарның бурычы булып торуын билгеләп үтте.

Дин кардәшләребез, җомга намазы тәмамлангач, Ватан иминлеге өчен дога кылды, аннан, «Мәрҗани» мәчетендә корбан чалып, итен мохтаҗларга өләште.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх