На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Россия хәрбиләре Курск юнәлешендә Украина танкларын һәм десант хәрби машиналарын юк итте

Хәрби хезмәткәрләр Курск өлкәсе Бердин хуторы юнәлешендә Украина Кораллы көчләре штурм төркеме танкларын һәм 12 бронялы десант хәрби машинасын юк итте. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында белдерделәр.

«Мәскәү вакыты белән 9:00 сәгать тирәсендә дошман штурм төркеме, Курск юнәлешендә Россия гаскәрләре һөҗүмен туктату максаты белән, Бердин хуторы юнәлешендә ике танк, киртәләрне юк итү машинасы һәм унике бронялы десант хәрби машинасы составында контратака ясады.

«Төньяк» гаскәрләр төркеме артиллериясе һәм авиациясе Украина Кораллы көчләре штурм төркемен җиңде», - диелә ведомство хәбәрендә.

Украина армиясенең фронтның әлеге юнәлешендәге югалтулары бер тәүлектә 340 хәрби хезмәткәрне тәшкил итте. «Украина Кораллы көчләре формированиеләрен юк итү операциясе дәвам итә», – дип өстәделәр РФ Саклану министрлыгында.

Ссылка на первоисточник
наверх