На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Нәфыйгулла хәзрәт Аширов имамнарны мәчетләрдә генә утырмаска, халык белән эшләргә чакырды

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында имамнарны мәчетләрдә генә утырмаска, халык белән эшләргә чакырды.

«Имамнарыбыз мәчеттә генә утырырга тиеш түгел. Мәчеттә вәгазь уку, балага исем кушу, никах укыту, җеназа уку –ул имамның иң кечкенә генә вазифасы булырга тиеш.

Имам мәчеттән чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Җир йөзенә таралып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен эзләгез», – ди. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте өстәл артында гына түгел, һәрберебезнең ризыгы бар, Аллаһның рәхмәтен эзләү ул – аның юлына кешеләрне чакыру. Менә шул ул имамнарның вазифасы. Әгәр дә татар халкының имамнары мәчеттән чыкмаса, шайтан татар халкы арасында йөрер», – ди ул.

Ул татар милләтен дин саклап торуын һәм дин әһелләренең әлеге юнәлештәге хезмәте бик мөһим булуын да билгеләде.

«Имам мәчеттә генә имам түгел, ул авылда да имам, халыкка үрнәк, шәһәрдә имам икән, андагы халыкка үрнәк. Аллаһы Тәгаләнең юлында шәһәрләргә, авылларга барыйк, халыкны дингә чакырыйк, шул вакытта гына безнең динебез таралачак. Татар милләтен ислам дине саклап калды. Әгәр дә без тормышыбызны дин белән бәйләмәсәк, халкыбызга, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хезмәт итмәсәк, без халкыбызга бөтенләй хезмәт итмәгән булып чыгабыз», – дип әйтте Нәфыйгулла хәзрәт Аширов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх