Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ит җитештерү буенча проектларны үстерергә тәкъдим итте. Бу хакта депутат парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты утырышында белдерде.
«Бездә ит җитештерү буенча бик зур резерв бар. Территорияләренең зурлыгы һәм ресурс потенциалы буенча чагыштырганда, күпкә калыша торган субъектлар, мисал өчен, Пенза өлкәсе, Мордовия, Татарстан дәрәҗәсендә ит җитештерәләр инде.
Белгород өлкәсе Татарстаннан ике тапкыр кечерәк, ә 1,5 млн тонна ит җитештерә. Бу без эшли алырлык резерв», - диде вице-спикер.Аның фикеренчә, инвесторлар белән проектларны үстерергә кирәк, бу елына өстәмә рәвештә 300 мең тонна ит җитештерү мөмкинлеге бирер иде. «Шуның белән республика эчендә тагын ярты миллион тонна ашлыкка ихтыяҗ табылачак. Ит эшкәртү проекты миллион баш дуңгызга исәпләнгән холдинг бар, ә үзендә баш саны җитми. Алар белән елына 800 мең тонна ит җитештерә алырлык проектларны гамәлгә ашырырга кирәк, ә идеалда – миллион тонна», – дип ассызыклады ул.
Әхмәтов ит җитештерү буенча проектларга ихтыяҗ зур булачак, дип ышандырды.
Свежие комментарии