На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Артист Шахназаров: Чит ил фильмнарын пошлиналар белән чикләргә кирәк

Россиянең кино базары яклауга мохтаҗ, һәм моны тәэмин итү чараларының берсе буларак чит ил кинопродукциясенә пошлиналар кертергә мөмкин булыр иде. Бу хакта «Мосфильм» генераль директоры, Россиянең халык артисты Карен Шахназаров белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Шахназаров билгеләп үткәнчә, элегрәк мондый инициативаны АКШ президенты Дональд Трамп тәкъдим иткән. Режиссер фикеренчә, мондый чара Россия шартларында да нәтиҗәле була алыр иде.

Тыюлар урынына импорт пошлиналарын кертү, шулай ук үзебезнең кино җитештерүчеләргә преференцияләр бирү максатчанрак, дигән фикер белдерде Шахназаров. Ул ассызыклаганча, илнең кино җитештерү өлкәсен яклау – мөһим бурыч, ә бүген булган базар бу планда зәгыйфь.

Россия базарына Голливуд киносы кайту перспективаларын шәрехләп, режиссер бу хакта нәрсәдер әйтергә иртәрәк, чөнки процесс шактый катлаулы, дип билгеләде. Шул ук вакытта ул Голливуд фильмнары кире кайту Россия кинокомпанияләре өчен җитди сынау булыр иде, әмма әлегә борчылу өчен сәбәпләр юк, дип өстәде.

Ссылка на первоисточник
наверх