На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Арчадан махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм китте

Гуманитар ярдәм колоннасын Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев җитәкли.

Арчада Ватанны саклаучылар елы патриотик рухта башланды. Бүген район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге Арча районы делегациясе мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар ярдәм илтү өчен юлга кузгалды. Үзәк мәйданда район халкы изге теләкләр теләп озатып калды.

Үзенең чыгышында Илшат Нуриев район халкының бердәм булуын, гуманитар ярдәм җыю эшендә активлык күрсәтүләрен, 476 тонна йөк җибәрелүен билгеләп узды.

«Монда килгән һәркемгә олы рәхмәтемне әйтеп башымны иям. Бүген юлга 9 машина чыгып китәчәк. Район халыкның берләшеп һәр җирлектә токмач кисүләре, коры аш әзерләүләре, сетка үрүләр, окоп шәмнәре ясау, акчалата ярдәм җыюны оештыру бик кирәкле һәм кадерле гамәл. Шушы изге эшләр халкыбызның ни дәрәҗәдә бердәм булуын күрсәтә. Җылы киемнәр, көндәлек кирәк-яраклардан тыш, шактый күләмдә дрон детекторлары алынды. Иң мөһиме егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Кызганыч, югалтуларсыз да булмый. Яу кырында батырларча һәлак булган райондашларыбызның исемнәре югалмасын, аларның гаиләләренә авырлык килмәсен өчен барысын да эшләрбез», - диде Илшат Нуриев.

Чарада махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан ир-егетләр дә катнашты. Барысы исеменнән рәхмәт сүзләрен өлкән сержант Раят Усманов җиткерде.

«Район башлыгы Илшат Нуриевка бик зур рәхмәт, беренче көннән үк безнең белән элемтәдә, һәрвакыт ярдәм итеп тора. Шулай ук, район халкына барлык егетләр исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең ярдәм безгә авыр шартларда бик нык ярдәм итә. Без ышанабыз, мондый тыл булганда җиңү якынаер», - диде ул.

Арча районы мөхтәсибе урынбасары Надир хәзрәт Гатауллин юл догаларын ирештерде, хәер-фатыйхасын бирде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх