
«Бөртекле культураларны җыю эше төгәлләнде»
Татарстан аграрийлары 4,6 млн тоннадан артык бөртекле культура җыеп алды, уртача уңыш – гектардан 37,9 центнер, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта.
«Төп бөртекле культураларны җыю эшен төгәлләдек. Әле кукурузны суктырасы бар. Моны исәпкә алып, бөртеклеләр тулаем 4,9 млн тонна тәшкил итәчәк. Әмма без һәрвакыт соңгы санны әйтәбез. Эшләп бетергәннән соң чиста авырлыкта 4,5–4,6 млн тонна булыр дип көтәбез», - дип сөйләде ул.
Иң күп ашлык Буа, Тәтеш һәм Арча районнарында җыелган – 200 мең тоннадан артык. Бөртеклеләр уңышы буенча Тәтеш, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Аксубай районнары алда бара.

Марат Җәббаров
Фото: prav.tatarstan.ru
«Яңгырлы һава торышы җыеп бетерергә бирмәде»
Узган еллардагы кебек үк, һава торышы уңыш җыюга үз төзәтмәләрен кертте. Быел һава шартлары аркасында Татарстанда 300 тонна ашлыкны җыеп бетереп булмады, ди Җәббаров.
«Яңгырлы һава торышы зыян китермәде, тик җыеп бетерә алмадык. Яңгырлар шикәр чөгендере үсешенә, көзге культуралар чәчүгә уңай йогынты ясады», - дип белдерде ул.
Министр сүзләренчә, яңгырлар ашлыкның сыйфатына да тәэсир иткән. «Ашлык классын югалттык. Без максималь рәвештә өченче класска эшлибез - күп ашламалар кертәбез, үсемлекләрне саклау чараларын кулланабыз. Ләкин өченче класстан дүртенчегә төштек», - диде ул.
Ашлыкка эчке ихтыяҗны яңадан санаганнар
Быел республикада ашлыкка эчке ихтыяҗны яңадан санаганнар.
Хәзер ул 2,5 млн тоннага якын, ә элек 3,2 млн тонна дип бәяләнгән иде, дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесеАерым алганда, терлекчелеккә – 1,6 млн тонна, он җитештерүгә – 250 мең тонна, спиртлы продукция җитештерүгә – 230 мең тонна, чәчү кампаниясенә 400 мең тоннадан артык кирәк.
«Бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1 млн гектарга кадәр бөртекле культуралар кирәк, быел аларның мәйданы 1,2 млн гектардан артып китте. Узган ел белән чагыштырганда бөртекле культуралар мәйданы 90 мең гектарга кимеде», – диде Җәббаров.
Гомумән алганда, Татарстан буенча чәчүлек мәйданнары структурасында кайбер үзгәрешләр булган. Мәсәлән, техник культуралар мәйданы 97 мең гектарга арткан. «Үзгәрешләр ел саен була», – диде министр.
Майлы культуралар хисабына өстәмә табыш
Хәзер ашлыкны сатып алу бәяләре түбән, ә көнбагыш, рапс, соя буенча, чагыштырмача югары, диде җитәкче.
«Ашлыкны сатып алу бәяләре узган ел белән чагыштырганда бераз түбәнрәк. Ел ахырына бөртеклеләр буенча бераз үсеш булыр дип уйлыйм», - диде ул.
Ул шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек культураларны җитештерүнең рентабельлелеге 12 проценттан 40 процентка кадәр тәшкил итә һәм гарантияле сату базары да бар, дип өстәде. Бу продукциягә Татарстанның күрше төбәкләрендә – Самара, Оренбург, Ульяновск, Саратов өлкәләрендә ихтыяҗ зур.
«Бу культуралар буенча бәяләр тотрыклырак. Агымдагы елда майлы культуралар хисабына өстәмә табыш алуны планлаштырабыз – 2 млрд сумнан артык. Бу узган елгы бәяләр буенча», – дигән министр.
Аның сүзләренчә, бөртеклеләрдән тулысынча баш тартып булмый.
«Бу чәчү әйләнеше, азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Әйе, экспорт пошлиналары артты. Ләкин без сату базарларын эзлибез. Хәтта пошлинаны исәпкә алып та, экспорт дәвам итә. Экспортка юнәлтелгән компанияләр продукцияне сата, димәк, акча эшләү мөмкинлеге бар», - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта министр яхшы хуҗалык барлык культураларны да үстерә белергә тиеш, дигән фикердә.
Чит илләргә 15 мең тонна яңа ашлык экспортланган
Министр әйтүенчә, Россия Хөкүмәте бөртекле культуралар җитештерүчеләргә ашлык сату чыгымнарын каплау өчен субсидия бирә. «Быел җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме - 400 млн сумга якын акча бирелде», - диде ул.
Республика элеваторларына 1,8 млн тоннага якын ашлык саклауга салынган. Министр сүзләренә караганда, саклау өчен 4,9 млн тонна – җитәрлек. Аларның яртысы - хуҗалыклардагы склад биналары, икенче яртысы – сәнәгать элеваторлары.
Моннан тыш, Татарстанда биш елга якын ашлыкны полимер җиңсәләрдә саклау технологиясе кулланыла. Быел җиңсәләргә 400 мең тоннага якын ашлык һәм майлы культуралар салынган. «Бу эшнең оперативлыгы, урып-җыю мәсьәләсен хәл итү өчен әйбәт мәсьәлә», - ди Җәббаров.
Аның сүзләренчә, бүгенгә чит илләргә 15 мең тонна ашлык экспортланган. Татарстан бөртеклеләрне нигездә Якын Көнчыгыш, Кавказ арты, Азия, Иран, Кытай, Һиндстанга, Таможня берлеге илләренә җибәрә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Республикада бу культураны үстерә алу - безнең өчен революция»
Быел барлыгы 900 мең тоннадан артык майлы культуралар җыеп алу планлаштырыла. «Һава торышы яхшыра, урып-җыюны дәвам итәчәкбез. Көнбагыш, сояның әле яртысы бар», - дип сөйләде Җәббаров.
Рапс җыю төгәлләнгән, 328 мең тонна суктырылган, уңыш – гектардан 20,9 центнер. «Ике ел дәвамында без республикада көзге рапс үстерү белән шөгыльләнәбез. Республикада бу культураны үстерү - безнең өчен революция», - ди министр.
Шикәр чөгендере мәйданы 53,9 мең га тәшкил итә, шулардан 73 проценты җыеп алынган. «Быел чөгендер өчен һава торышы яхшы булды. Бер гектардан алынган уңыш - 489 центнер. 2,3 млн тонна җыеп алырга уйлыйбыз», - диде Җәббаров.
Татарстанда ике шикәр заводы бар, алар тәүлегенә 13 мең тоннага якын чимал эшкәртә. Бүгенгә ярты миллион тонна эшкәртелгән, 74 мең тонна шикәр җитештерелгән. «Гомумән алганда, 250 мең тонна шикәр комы көтәбез, бу узган ел дәрәҗәсендә», - ди министр.
Республикада шулай ук 850 мең тоннага якын бәрәңге һәм 250 мең тоннага якын яшелчә җыю планлаштырыла.
«Татар-информ», Надежда Гордеева
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии