Бүген «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотомарафоны кысаларында уйнатылучы 15 модельле iPhone смартфоннарының икенчесе Эльмира Комарованыкы булды. Җиңүченең исемен ТНВ студиясендә телемарафон эфирында атадылар.
«Безнең техник төркем иртәнге 7 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр социаль челтәрдәге битендә фото урнаштыручы катнашучыларны күзәтеп бара һәм аларны исемлеккә кертә.
Сез урнаштырган фотография көне буе бүләкләр уйнатуда катнаша. Хәзерге вакытта катнашучылар саны 9 234 кешене тәшкил итә», - диде оештыручыларның берсе Артур Кортес.«Сайлау участогы фонында, тышкы якта, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләр ала торган махсус беләзекне күрсәтеп, сайлау участогы янында гаиләң белән фотога төшәргә кирәк. Фоторәсемдә сайлау участогы элементы: язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Беләзек ким дигәндә 18 яшькә җиткән бер кешенең фотосында күренергә тиеш», - дип искә төшерде ул.
Алга таба бу фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) үз битеңә урнаштырырга һәм ике мәҗбүри хэштег куярга кирәк: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт һичшиксез ачык булырга тиеш, аватарда фотография урнаштырылырга тиеш. Моннан тыш, анда Татарстан Республикасында теркәлгән кеше генә катнаша ала.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/boten-gaila-belan-sailaularg...
Свежие комментарии