На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Түбән Новгород өлкәсе Карга авылында «Бер күрешү – үзе бер гомер» бәйрәме оештырылган

Түбән Новгород өлкәсе Карга авылында «Бер күрешү – үзе бер гомер» дип исемләнгән кичәдә Татарстанның Әлки районы Карга авылы халкы кунак булган.

«Узган ел Түбән Новгород өлкәсенең Карга авылы халкы Әлки районы Карга авылында очрашкан иде. Быел җавап йөзеннән Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендәге делегация Түбән Новгород өлкәсе Карга авылына барды.

Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов, «Татар милли үзәге» директоры Фәрит Аймалетдинов, имам Ирфан хәзрәт Ибраһимов, эшкуар, меценат Халит Гафуров, фермерлар, Вялит Гафуров, Эмиль Сәләхетдиновлар каршы алды. Гомергә тиң очрашу булды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Экскурсия-танышу мәшһүр җырчылар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичевка куелган һәйкәлләргә чәчәк салудан башланган. «Мәдәнә авылында «Рәшидә» дини-мәдәни үзәгендә тарихи экспонатлар белән таныштык. Соңыннан Уразовка авылында узган Кызыл Октябрь округы Сабан туен күрү бәхетенә ирештек. Татарстаннан килгән делегациягә Сабантуй мәйданында сүз бирелде», - диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов җиткергән. Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Карга авылы җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев Сабантуй сәхнәсеннән Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясовка Әлки рәссамнәре иҗат иткән картина бүләк иткән.

Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның котлавын ирештергән. «Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдым. Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендә район артистлары халкыбыз моңнарын яңгыратты», - диде татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

«Карга авылы халкы Татарстаннан килгән делегацияне гармуннар белән җырлап каршы алды. Очрашу вакытында «Татар милли үзәге» директоры Фәрит Аймалетдинов, Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Карга авылы җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев, Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина чыгышларында очрашуның әһәмияте хакында сөйләде. Киләчәктә дә аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәргә кирәк, диделәр. Әлки районында Карга авылы турында китап чыккан, «Карга» дигән җыр да иҗат ителгән. Сәхнәдә район ансамбле кызлары аны башкарып күрсәтте», - диде Флюра Абдуллина.

Ул Түбән Новгород өлкәсе Карга авылы турында хис-кичрешеләрен дә сөйләде. «Өйләрен күрүгә үк биредә «алпавытлар» яши диярсең. 1610 елда нигез салынган Карга авылы халкы кирпечтән зур итеп төзелгән, икешәр катлы йортларда гомер итә. Элек-электән биредә динле халык яшәгән, бүген дә ата-бабалары юлын алып баралар. Мәчет имамы Ирфан хәзрәт туган авылына Мәскәүдән кайта. Кыш көне 150 кеше гомер итсә, җәен туган авылына 600 кеше кайта икән. 250 хуҗалык бар, бу авыл танылган казылык җитештерүчеләр, кооператорлар белән данлыклы», - дип билгеләп үтте.

Бу көнне Карга авылы сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты, танылган музыкант Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннар иҗат төркемнәре белән концерт куйган. «Тагын шуны да әйтү кирәктер, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Әлки районында исемнәре бер булган авыллар тагын бар. Камка, Суыксу авыллары тарихын да өйрәнәсе, элемтәләрне ныгытып, үзара хезмәттәшлек итәсе бар әле», – диде Флюра Абдуллина.

Татарстаннан килгән делегация составында шулай ук Карга авылы урта мәктәбе директоры Гөлнара Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов, җырчы Рифат Садыков, «Сөмбелә» төркеме, районның үзәк китапханәсе бүлек мөдире Алсу Низамова, Лисенков исемендәге музей директоры Алинә Халиуллина, «Алькеево» кулланучылар кооперативы хезмәткәрләре Разыя Җаббарова, Әмир Фәсахов, «Әлки хәбәрләре» баш редакторы Азат Низамиев та булган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх