На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Мәскәүнең иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре башлана

Мәскәүнең иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре башлана. Бу хакта Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Садыйков белән сөйләшүдән билгеле булды, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында.

Ул 200 еллык гыйбадәтханәдә төзекләндерү эшләре шушы айларда башланачагы турында сөйләде.

Мәгълүм булганча, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Мәскәү хөкүмәте белән берлектә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенә мөселман мәчете һәм мәдрәсәсе биналары комплексының тарихи йөзен торгызуда ярдәм күрсәтергә дигән боерыгы булды.

Бу эш гыйбадәтханәнең 200 еллыгы һәм Россиядәге Исламның 1100 еллыгы уңаеннан тәгаенләнде. Рамил Садыйков хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләре 2 елга сузылыр дип көтелә. Әмма бу вакытта Тарихи мәчеттә намазлар туктатылмаячак, мәчет җирендә чатыр кору ниятләнелә.

Ссылка на первоисточник
наверх