На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Татар энциклопедиясе институты «Каюм Насыйри» шәхси энциклопедиясен тәкъдим итте

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Каюм Насыйри» иллюстрацияле шәхси энциклопедиясен тәкъдим иттеләр. Җыентык күренекле татар мәгърифәтчесенең 200 еллыгына багышлана.

«Бу китап – аның биографиясен, хезмәт һәм нәширлек эшчәнлеген колачлый торган шәхси энциклопедия, истәлеген мәңгеләштерә», – дип сөйләде «Татар-информ»га тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе М.

Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин.

Тарихчы әлеге китапның авторы гына түгел, ә энциклопедия проектының кураторы да. Бу хезмәттә галимнең тормышын һәм иҗатын тикшерүчеләрнең төрле карашлары тупланган. Рафаил Шәйдуллин белән бергә бу эштә җиде кеше катнашкан.

«Аны йөз елдан артык өйрәнәләр инде. Һәрберсе бу темага үзенчә караган. Кайберләре аның фольклор, икенчеләре тел гыйлеме һәм әдәбият, өченчеләре – медицина һәм ботаника буенча хезмәтләрен өйрәнде», – дип сөйләде тарихчы.

Рафаил Шәйдуллин энциклопедистика белән 35 елга якын шөгыльләнә. Бу елларда ул Каюм Насыйри исеме белән берничә мәртәбә очраша, әмма бу тарихи кешенең масштаблары турында белмәгән дә. Каюм Насыйриның күп кенә хезмәтләре гуманитар фәннәргә бәйле, әмма алар арасында табигый фәннәр, мәсәлән, геометрия буенча хезмәтләр дә бар.

«Ул татар балалары өчен беренче уку әсбабы ясаган дияргә була. Мин математик түгел, ә гуманитарий, тик мин аның эшләрен карап чыктым һәм кызыклы өлешләрен билгеләдем. Без хәзерге көнгә кадәр геометрия, математика, арифметика буенча адекват терминнар таба алмыйбыз, ә анда бу терминнар бар – телебезне баетыр өчен аларны кире кайтарырга кирәк», – дип саный Шәйдуллин.

Энциклопедия татар телендә нәшер ителгән. Шулай ук русча бастыру да планлаштырыла.

Китап фән кешеләре генә түгел, ә киң даирә укучыларга адресланган. Энциклопедия 1 мең данә тираж белән чыкты. Аны китапханәләрдә һәм белем бирү оешмаларында табып булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх