На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Миңнеханов Россия почтасы башлыгы белән төбәк почта челтәрен үстерү турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмә барышында яклар төбәк почта челтәрен алга таба үстерү, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, кадрлар җәлеп итү һәм Татарстанның логистик потенциалын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов почта бүлекчәләре мөһим социаль объектларның берсе булып тора, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, дип игътибар итте. Төбәктә 1112 стационар һәм 29 күчмә почта элемтәсе бүлекчәсе бар. Биредә 7 мең хезмәткәр эшли.

«Почта хезмәткәрләре ярдәмендә безнең халык корреспонденцияне вакытында ала һәм җибәрә, пенсия һәм акча күчерүләр ала, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, беренче кирәк-ярак товарлар сатып ала. Республика шулай ук Россия почтасына шактый зур ярдәм күрсәтә», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Михаил Волков Татарстан җитәкчелегенә төбәктә почта элемтәсен үстерү мәсьәләләренә игътибары һәм Россия почтасының проектларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы нигезендә илдә авыл җирлекләрендә урнашкан почта бүлекчәләрен модернизацияләү үткәрелә. Әлеге программа кысаларында республикада өч елда 73 бүлекчә ремонтланган. Авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү быел да дәвам итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх