<p>Тинчурин театрының «Ашина» спектакле «У Троицы» X халыкара театр фестивалендә ике номинациядә җиңү яулаган.</p> <p>«Спектакль «Иң яхшы сценография» (рәссам — Сулпан Азаматова, ут куючы рәссам — Илдар Шакиров) номинациясендә җиңде. Шулай ук, тамашачы симпатиясе бүләгенә ия булды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
</p> <p>Театр 8 июньдә Сергиев Посад шәһәрендә «Театральный ковчег» драма театрының төп сәхнәсендә «У Троицы» Халыкара театр фестивалендә «Ашина» спектаклен тәкъдим иткән иде</p> <p>«Ашина» спектакленең авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илсур Казакбаев.</p>
Свежие комментарии