На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Яңа Чишмә районында эшли торган «Моңлы чишмә» ансамблена халык исеме бирелде

Казан шәһәрендә Татарстанда эшләп килүче коллективларга үрнәк һәм халык исемнәре бирелде. Алар арасында Яңа Чишмә районында 2018 елдан эшләп килүче «Моңлы чишмә» җыелма ансамбле да бар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге коллективны Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Кыям кызы район «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырды.

7 ел эшчәнлек дәверендә «Моңлы чишмә» тамашачы мәхәббәтен яулады. Аларның моңлы җырлары, милли киемнәре, сәхнәдәге образлары күңелләргә үтеп кереп, һичкемне битараф калдырмый.

«Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез! «Моңлы чишмә» үзенең моңнары белән тагын озак еллар күңелләрне җилкендереп торсын!» – диелгән хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх