ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Ханой» түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Республика җитәкчесе ил һәм шәһәр хакимиятләренә кунакчыллык күрсәткәннәре, Татарстан делегациясе эшен уңайлы итеп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Миңнеханов шулай ук делегация составында республика министрлык һәм ведомство, предприятие җитәкчеләре булуын билгеләп үтте.
«Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре бөтенесен эченә алган стратегик партнерлык характерына ия. Узган елның октябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узган XVI БРИКС саммиты бу юлда мөһим этап булды», - диде Миңнеханов.ТР Рәисе искәрткәнчә, әлеге форумда Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тиньны кабул итү Татарстан өчен зур мәртәбә булган.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, 2024 елда Россия һәм Вьетнам арасындагы товар әйләнеше 25 процентка арткан. Татарстанның үзара мөнәсәбәтләр үсешендә үз тарихы бар. Миңнеханов Вьетнамда берничә тапкыр эш сәфәре белән булды, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, Вьетнам базары «КАМАЗ» өчен стратегик яктан мөһим эшчәнлек юнәлеше булып тора, Казан вертолет заводы линиясе буенча, шулай ук нефть химиясе юнәлешендә хезмәттәшлек җайга салынган.
Бүген Вьетнам икътисады кызу темплар белән үсеш кичерә. ИТ-сектор, микроэлектроника җитештерү тиз темплар белән үсә, илдә сирәк очрый торган элементларның зур запаслары бар. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Вьетнамга продукциянең төрле төрләрен экспортлауны киңәйтү белән кызыксына.
«Без Вьетнамга нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, шул исәптән автомобильләр, вертолетлар һәм суднолар, автомобиль шиннары һәм компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазларын экспортлауны киңәйтү белән кызыксынабыз», - диде ул.
ТР Рәисе матбугат хезмәте фотолары
Свежие комментарии