На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар 10 апрельдән гаскәрләргә җибәрелә башлаячак

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны 10 апрельдән җыю пунктларыннан гаскәрләргә җибәрә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев сөйләде.

«Хәрби хезмәткә чакырылучыларныТатарстан Республикасы җыелу пунктыннан җибәрү 2025 елның 10 апреленнән башланачак.

Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итәчәк», - дип ачыклык кертте Беляев.

31 мартта язгы чакырылышны уздыру турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Кампания 1 апрельдән башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Россия армиясе сафларына 160 мең солдат җыю планлаштырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх