Россиянең Ка-52 вертолеты белән Украинаның пилотсыз очкычын юк итү турында Интернетта чыккан видеоның Татарстанга катнашы юк. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.
«Ял көннәрендә челтәрдә, шулай ук кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында янәсе Казанда Ка-52 вертолеты белән Украинаның пилотсыз оча торган аппаратын (БПЛА) юк итү видеокадрлары белән язмалар чыкты.
Татарстан Республикасы территориясендә мондый фактлар теркәлмәве турында хәбәр итәбез», - дип белдерде Галимова.Дронны юк итү видеосын Украинада махсус хәрби операция барышын яктыртучы «Рыбарь» Телеграм-каналы куйды. Аннары «Российская газета» янәсе булган инцидент турында «Рыбарь»га сылтама белән язды, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Свежие комментарии