Казанда яшәүче кеше ТР башкаласында 8,7 миллион сум торган икенчел торагын сатарга уйласа, Мәскәүдә аның шулай ук икенчел торакта уртача 25 квадрат метрлы студия сатып алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, ул алынган суммага акча өстәмәячәк. «Фатирлар дөньясы» порталы аналитикасында шундый мәгълүматлар китерелә.
Тармак экспертлары билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә икенчел торактагы фатир уртача 21,1 миллион сум тора. Бу Казандагы шундый ук объект белән чагыштырганда 2,4 тапкырга артыграк.
«25 квадрат метр - ул фатир-студия мәйданы, анда шартлар бик уңайлы булмаса да, бер кеше рәхәтләнеп яши ала», - дип искәртте портал тикшеренүчеләре.
Тармак экспертлары билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә икенчел торактагы фатирның уртача бәясе 21,1 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Бу Казандагы шундый ук объектка караганда 2,4 тапкырга артыграк.
Сочида яшәүчеләрнең (36 квадрат метр) Мәскәүдә иң күп квадрат метр сатып алу мөмкинлеге бар. Аналитиклар билгеләп үткәнчә, бу – бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир күләме. Петербургта яшәүченең мөмкинлекләре бераз кимрәк – 34 квадрат метр. Севастополь һәм Владивостокта яшәүчеләр, казанлылар кебек үк, 25 квадрат метр сатып алачак. Симферополь һәм Мәскәү өлкәсендә әлеге күрсәткеч – 24, Махачкалада – 23, Калининградта – 22, Якутскида 21 квадрат метр тәшкил итә.
Свежие комментарии