<p>Халыкара астрономия берлеге Россия галимнәре идеясен хуплады һәм Айдагы кратерларның берсенә танылган геохимик һәм планетолог, Россия Фәннәр академиясе академигы <strong>Эрик Галимов</strong> исемен бирде. Ул телевидение алып баручысы Дарья Златопольскаяның әтисе. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
</p> <p>«Галимов» исеме хәзер рәсми рәвештә планеталар номенклатурасында беркетелгән», диелә хәбәрдә.</p> <p>34 километрлы кратер Җирнең табигый иярчененең көньяк поляр өлкәсендә урнашкан дип билгеләп үтелә. Объектны өйрәнү дәвам итәчәк. Тикшеренү Россия Фән һәм югары белем министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелде.</p>
Свежие комментарии