На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Володин авылларда мәктәптә туклануны һәм балалар бакчаларын бушлай итәргә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, авыл мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү һәм балалар бакчалары тулысынча бушлай булырга тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Володин фикеренчә, мондый чара авыл җирендә туучылар саны артуга ярдәм итә алачак.

Хәзер муниципаль балалар бакчаларында белем бирү генә бушлай.

Туклану һәм тәрбия өчен ата-аналар аерым түли. Мәктәпләрдә бары тик башлангыч сыйныф укучылары гына кайнар аш белән бушлай тәэмин ителә.

Хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясаганда, Володин РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җиткергән мәгълүматларны искә төшерде: авылда туучылар коэффициенты 1,6га тигез. Вячеслав Володин искәрткәнчә, авылда яшәү шартлары катлаулы булып кала, шуңа күрә өстәмә ярдәм чаралары турында уйларга кирәк. Аерым алганда, ул авыл ата-аналарын балалар бакчалары өчен түләүдән азат итәргә һәм башлангыч сыйныф укучыларын гына түгел, барлык балаларны да түләүсез кайнар аш белән тәэмин итәргә өндәде.

Демографияне яхшырту «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх