БДИны бетерү мәсьәләләре кешенең психикасына тискәре тәэсир итә – билгеле бер стратегия сайларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган укытучысы Александр Снегуров хәбәр итте.
Элегрәк Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев РИА Новостига 2026 елда БДИ үткәреләчәк, имтихан бетерелмәячәк, дип хәбәр итте.
«БДИ альтернатив кырда имтиханнарның берсе булып калсын. Минемчә, ким дигәндә өч төрле трек булырга тиеш. Өлешчә совет системасының элементларын алырга һәм аларны бүгенге чынбарлыкка җайлаштырырга. Бу ике баскычлы система булырга тиеш, кеше имтиханнарны үзенең мәктәбендә тапшырырга тиеш. Әгәр дә кемдер ниндидер шартлар сәбәпле аерым мәйданчыкта тапшырырга тели икән – тапшырсын. Аннары исә кеше югары уку йортында университет сорауларыннан төзелгән имтихан бирсен», - диде ул.
Ул шулай ук балага мәктәптә куелган билгеләрне югары уку йортындагы сынауларның нәтиҗәләре белән кушарга тәкъдим итте.
БДИга килгәндә, Снегуров фикеренчә, белемнәрне тикшерүнең әлеге форматының уңай яклары калмаган.
«БДИның уңай яклары калмады диярлек. Бу инде искергән имтихан. Ул 2000 еллар башында кертелгәндә үк искергән форма иде. Барыбер күчерәләр дә, нәтиҗәләрне фальсификацияләү дә бар», - дип саный ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии