На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Миңнеханов «Мәскәү-Татарстан» күпере» форумында: Россия талантлы кешеләргә бай

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» форумында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм мондый чараны үткәрүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» форумын үткәрү ике төбәк арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешенә әверелде. Мин форумда катнашучыларның барысына да: оештыручыларга, спикерларга, безнең Россия Геройларына рәхмәт белдерәм.

Чираттагы мәртәбә без Россиянең талантлы, хезмәт сөючән, патриотик кешеләргә бай булуына инандык», - диде республика җитәкчесе.

Ул шулай ук Сергей Собянинга һәм Мәскәү Хөкүмәтенә үзгәрешсез конструктив якын килүе һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Мәскәүдә Татарстаннан бик күп студентлар укый. Шул ук вакытта республика хакимияте яшьләр укудан соң Татарстанга кайтырга теләсеннәр өчен шартлар тудырырга тырышачак.

«Барыгызга да ачык, ихлас булуыгыз һәм Россиягә мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Үз илеңне, ата-анаңны, укытучыларыңны яратырга кирәк. Барыгызга да уңышлар!» - диде Татарстан Рәисе.

Миңнеханов шулай ук чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә һәм Россия Хөкүмәте каршындагы финанс университетка рәхмәт белдерде.

Элегрәк Татарстан Рәисе шул ук форумда Бөек Ватан сугышы ветераннарын медальләр белән бүләкләгән иде. Шулай ук Собянин бу чарада Татарстанны киләчәккә омтылучы төбәк дип атады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх