Россия төбәкләре хакимиятләре 2025 елның 1 апреленә кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләр исәбендә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Колунов сүзләренчә, бу ярдәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки вафат булган катнашучыларның алда телгә алынган исәптә торучы гаилә әгъзаларына да кагылачак.
Дәүләт ярдәме чарасы Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-икътисади хәлен яхшырту чаралары комплексы (2020 елда Россия Хөкүмәте раслады) кысаларында, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турындагы указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Депутат сүзләренчә, алда әйтелгән максатлар өчен акча дәүләт бюджетыннан бүленгән һәм төбәкләргә тулы күләмдә җибәрелгән. Шулай ук Россия субъектларында мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр исемлеген дә раслаганнар.
Свежие комментарии