На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында катнашучылар саны бер сәгатьтә 8,8 меңгә арткан

ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы җиңүчеләрен билгеләү дәвам итә. Хәзерге вакытка ун җиңүче – 15 нче модельле iPhone ияләре исемнәре инде аталган. 17.00 сәгатькә конкурста 66 896 кеше катнашкан.

Республикакүләм бәйгенең унынчы җиңүчесе – Гөлнара Садыйкова. «ВКонтакте» челтәрендә шәхси битендә күрсәтелгән белешмәгә караганда, ул Кайбыч районында яши.

Катнашу өчен, 2024 елның 8 сентябрендә сайлау участогы янында (тышта) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп, гаилә белән фотография/селфи ясарга кирәк. Шул ук вакытта фотоның сайлау участогы эчендә төшерелмәгән булуы мөһим.

Әлеге фотографияне 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр социаль челтәрләрдәге шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга.

Фотоконкурста паспортында республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче катнаша ала.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, катнашучының фото урнаштырырга теләгән социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яше тулган физик затныкы булырга тиеш.

 

Ссылка на первоисточник
наверх